“Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбияченең мөһим хезмәте. Балаларның рухи тормышы, акыл үсеше аларның күңел күтәренкеле белән бәйле.” В.А.Сухомлинский.
Югары Утар балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә эшләүче тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. инициативасы белән 14нче октябрьдән 18нче октябрьга кадәр”Сәламәтлек” атнасы уздырылды.
Максаты: 1) балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтү.
2) Хәрәкәт активлыгын үстерү.
3) эмоциональ-шатлыклы атмосфера тудыру.
Атнаның һәр конендә балалар белән “Сәламәтлек” темасына төрле чаралар үткәрелде. Беренче көн “Сәламәтлек серләре” дип аталды. Тәрбияче балаларга сәламәт булу очен иң беренче шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатты. “Тылсымлы капчыктан” берәм-берәм шәхси гигиена эйберләрен алып курсэтте. Бу эйберләрнең ничек аталуын һәм аларны кайда ничек кулланырга кирәклген аңлатырга кушты. Балалар бик шатланып теш чистарту, кул юу хәрәкәтләрен эшләделәр.
Икенче көн “Мин витаминнар яратам, сәламэт булыр өчен” дип аталды. Тәрбияче балаларга витаминнарның файдасы турында сөйләде. С.Михалковның “Начар ашаган кыз турында” әсәрен укыды.
Өченче көнне балалар ЛФК бүлмәсендә шөгыльләнделәр. Туплар белән уйнадылар. Дүртенче көнне массажга бардылар, тоз бүлмәсендә утырдылар. Бишенче конне балалар саф һавада йорергә урамга чыктылар, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр.
Атна һәркем өчен дә бик уңышлы һәм файдалы узды. Балалар яхшы кәеф белән бик кәнәгать калдылар.