Әтнә муниципаль районында укучылар белән хокук бозуларны профилактилауга багышланган очрашулар

2019 елның 18 октябре, җомга

2019 елның 14-18 октябрендә Әтнә муниципаль районы мәктәпләрендә  укучылар белән хокук бозуларны, эчкечелекне һәм наркоманияне профилактикалауга багышланган очрашулар оештырылды.  Чарада балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Мөхәмәтҗанова  И. И., балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Баһаутдинова Н.Н., "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Мөхәмәтҗанова А. А., район мәгариф бүлеге психологы Фазылҗанова Л. Р. катнаштылар.  Очрашу барышында күчмә комиссиянең һәр әгъзасы укучыларны Җинаять кодексының маддәләре һәм хокук бозу очрагында кисәтү чаралары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International