Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат йортында булып Зәй шәһәреннән Рахманова Җәннатасма Рахман кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады, бүләкләр тапшырды, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
“Туган як-родной край” республика акциясе кысаларында, интернат йортларга мондый визитлар даими рәвештә үткәрелә. Әлеге акциянең максаты - интернат йортта яшәүче якташларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү.
Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Җәннатасма әби элек Зәй муниципаль районының Югары Олыҗы авылында яшәгән. Кызганычка каршы, картлык көнендә аның балалары һәм ярдәм күрсәтердәй якын туганнары юк. Социаль өлкә хезмәткәрләре аңа Мөслим интернат йортына урнашырга булышалар. Бу оешмада ул тәүлегенә 24 сәгать кайгырту һәм игътибар үзәгендә. Ул үзен яхшы хис итә, яшәү шартларыннан, күрсәтелә торган хезмәтләрдән һәм белгечләрнең эшеннән тулысынча канәгать.
Җәннатасма әби Эльмира Габдулхак кызына һәм Зәй муниципаль районы җитәкчелегенә игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.