«Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне социаль тернәкләндерү юнәлешләренең берсе - хезмәт күнекмәләрен үстерү.
Көзнең бер кояшлы көнендә безнең кече төркем балалары территорияне җыештыру буенча өмәдә катнашты. Чараның максаты: балаларны чисталыкка, тәртипкә өйрәтү, коллективта эшләргә теләк тудыру, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтерү. Балалар коелган яфраклардан «келәм» ясадылар, зур чүп-чар, ботаклар җыештырдылар. Хезмәт эшчәнлеге барышында балалар предметлар, материаллар һәм хезмәт кораллары турында файдалы белем алдылар. Бер төркем булып эшләделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Балалар үз эшләренең нәтиҗәләрен шатланып бәяләделәр.