«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен «Куллар өчен гимнастика» дигән темага мастер-класс үткәрде.
“Радость“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрнене тормышка ашыру дәвам итә.
Баулы интернат-йортында «Демография» милли проектының «өлкән буын» Федераль проекты кысаларында «Актив озын гомер мәктәбе» инновацион технологиясе тормышка ашырыла.
23 октябрь көнне «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр янына кунакка яшьләр парламенты әгъзалары һәм Дәүләт Советы депутаты Тимергалиева Рузилә Равил кызы килделәр.
60 елдан соң картлык башлана дип уйларга кирәкми-иҗат яңа тормыш борылышы өчен менә дигән стимул булырга мөмкин. Иҗади активлык өлкәннәргә иң мөһиме – тормыш көче һәм яшәү теләге бүләк итә. Яраткан эшләре белән шөгыльләнүче үрнәк әбиләр өчен яшь юк. Кызыклы шөгыль белән мавыгу аларга вакытны файдалы итеп үткәрергә, Начар уйлар уйламаска ярдәм итә. Дәресләрдә клуб әгъзалары бай тарихы һәм дөнья традицияләре булган кул эшләре төрләрен өйрәнәләр, шулай ук аның җитештерү техникасын үзләштерәләр. Алар үзләренең иҗади эшләре күргәзмәләрен оештыралар һәм бер-берләре арасында алган сәнгать күнекмәләре белән уртаклашалар. Клуб җитәкчесе Рәхимә Бабакулова октябрь аенда «Табигый материалдан эшләнмәләр» дигән чираттагы дәрес үткәрде. Пенсионерлар өчен иҗат белән шөгыльләнү-үз-үзеңне танып белү, стресстан һәм депрессиядән котылу, уңай эмоцияләр алу ысулы.
«Кул остазы" клубында катнашучылар иҗат озын гомер серләренең берсе дигән фикергә килә.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты эшенең төп юнәлешләреннән берсе.
2019 нчы елның 22 нче октябрендә Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләләрдә һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларында исәптә торучы гаиләләрдә автоном янгын белдерүчеләрне урнаштыру буенча эш оештырдылар.
Балтач гимназиясе укучылары “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә кунакка килделәр. Бүлекчә хезмәткәрләре балаларга бүлекчә буйлап экскурсия оештырдылар. Укучылар үз чиратында өлкәннәрне үзләре әзерләгән музыкаль номерлар белән сөендерделәр. Нәниләрнең заманча биюләре, күңелле җырлары, шаян шигырьләре тернәкләнүчеләрне чиксез сөендерде. Балаларның һәрбер чыгышына юлланган алкышлар – балаларга өлкәннәрнең куанычлы рәхмәтләре булып яңгырады.
Әлеге уздырылган чаралар нәниләргә уңышлар, ә өлкәннәннәргә алга таба яшәргә көч бирә.
Питрәчнең «Шатлык» приютында мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге 11 бала белән «Хезмәтлләр «01», «02», «03» һәрвакыт сакта» «Бала һәм куркынычсызлык» тормыш куркынычсызлыгы нигезләре программасы буенча дәресләр системасына кергән дигән чара узды. Дәреснең максаты: коткару хезмәтләре белән «01», «02», «03» таныштыру.
Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үзеңне тоту сәлатен тикшерү буенча тренировка үткәрелде.