«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен «Куллар өчен гимнастика» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: бармак буыннары авыруларын профилактикалау һәм вак моториканы яхшырту.
Белгеч, чара башланыр алдыннан, авырту тойгылары һәм билгеләре барлыкка килгән очракта, күнегүләрне туктатырга кирәклеген искәртте .
Социаль хезмәт алучылар куллар ярдәмендә күләгәдә образлар тудырып пианинода уйнадылар, камыр бастылар. Мастер-класста катнашучылар барлык хәрәкәтләрнең дә салмак һәм әкрен булуын билгеләп үттеләр. Әлеге күнегүләр комплексын даими башкарган очракта, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрдә, куллардагы ою һәм көзән җыеру авыруларыннан котылырга һәм авыруның кискенләшүен булдырмый калырга мөмкин.
Чара нәтиҗәсендә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы кимеде, хәтер, игътибар, фикерләү мөмкинлекләре артты.
Мастер-класста 8 кеше катнашты.