“Курчаклар дөньясында...”

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

“Радость“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрнене тормышка ашыру дәвам итә.

Клубның эшчәнлегенең төп юнәлеше булып инвалид баланың  тормыш дәрәҗәсен арттыру,  бергәләп вакыт уздыру юлы белән, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонизацияләү.

Психологлар  балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә  арт-терапия, әкият терапиясе, курчак терапиясе, пластилин терапиясе, ком терапиясе, фигуралар белән эшләү һәм башка бик күп төрле  ысуллар һәм техникалар кулланалар.

Курчак терапиясе стресс һәм куркуны кисәтү һәм җиңү ысуллары арасында беренче урыннарны били. Бу терапия төрле мөһим коррекцион бурычларны хәл итәргә - авыр кичерешләрне бетерергә, психик сәламәтлекне ныгытырга, социаль адаптацияне яхшыртырга, үзаңны үстерергә, коллективта иҗади эшчәнлек шартларында конфликтларны хәл итәргә мөмкинлек бирә, балаларны коллективка берләштерергә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә, хәтер, игътибар, кабул итү, сөйләм, моторика процессларын үстерергә ярдәм итә.

Курчак-марионетка белән эшләү кулның нечкә моторикасын һәм хәрәкәтләрне гомуми координацияләүне камилләштерергә, нинди дә булса сәбәпләр аркасында бала күрсәтә алмый торган хисләрне, халәтләрне курчак аша күрсәтергә мөмкинлек бирә.

2019 елның 22 октябрендә сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Развивайка” клубында, психологик коррекция ысулы буларак курчак терапиясен кулланып, дәрес оештырылды һәм шәһәр мәдәният йортыннан “Мальвина” марионеткалар театры “Алма” спектакле белән чыгыш ясады.

Балаларга һәм аларның әти-әниләренә курчаклар белән хезмәттәшлек итү бик ошады. Балаларның эмоциональ кәефләре  яхшырды, курчак белән якыннан танышу, тотып карау, тәкъдим ителгән биремнәрне дөрес үтәү теләге туды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International