Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә автоном янгын белдерүчеләрен урнаштыру буенча эш оештырдылар

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

         2019 нчы елның 22 нче октябрендә Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләләрдә һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларында исәптә торучы гаиләләрдә автоном янгын белдерүчеләрне урнаштыру буенча эш оештырдылар.

         Чараның максаты - янгын чыгуны булдырмау.

         Гаилә вәкилләре белән янгын сүндерү кагыйдәләре һәм ысуллары, янгын вакытында килеп чыккан гамәлләр, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозганда булырга мөмкин булган нәтиҗәләр турында инструктажлар үткәрелде. Гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре язылган белешмәлекләр һәм листовкалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International