22.10.2019ел. Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Бу кул балага сукмаячак » акциясен үткәрде. Акцияның максаты: җәмгыятның игътибарын балалар һәм яшүсмерләргә карата көч куллану җәлеп итү, балалар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү. Акциядә егерме ике өлкән кеше катнашты, шуларның алтысы социаль хезмәт алучылар.
Сарман районында «Балалар ышаныч телефоны» акциясе старт алды. Акциянең максаты: балигъ булмаганнарны авыр хәлләрдә ышаныч телефонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мотивацияләү. Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары балаларга һәм өлкәннәргә ышаныч телефонының нәрсә икәнлеге, аның ни өчен кирәклеге, ышаныч телефонының эшләү принцибы турында сөйләделәр. Барлык катнашучыларга да балалар ышаныч телефоны номерлары белән мәгълүмати буклетлар, флаерлар һәм нигезләр өләшенде.
2019 елның 23 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр яңа килгән балалар һәм аларның әти – әниләре белән уен – танышу үткәрделәр.
Укучыларга ышаныч телефонының билгеләнеше һәм эше турында мәгълүмат бирү максатыннан Балтачның «Наз» үзәге психологы Анна Михайлова «Балалар ышаныч телефоны» дип исемләнгән шөгыль үткәрде. Шөгыль барышында балалар ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы, психологик ярдәм төре буларак, хезмәтләрнең үзенчәлекләре турында белделәр, авыр вакытларда ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә өндәделәр. Укучылар алган мәгълүматны тормышта файдалы итеп кулланырлар дип ышанабыз.
"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче китапханә хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева “Кич утыру” дип исемләнгән татар халык фольклор кичәсе үткәрделәр.
«Монолит» балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү программасы буенча, гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга утыз ел тулу уңаеннан балалар белән «Батырлык сәгате», Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы белән очрашу - әңгәмә үткәрелде.
Уңай эмоциональ атмосфера булдыру, күңелле ял итү максатыннан " «Орион» Яшьләр үзәге белгечләре 23 октябрьдә Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балалар көлүе» исемле күңел ачу-уен программасын уздырдылар, анда 36 инвалид бала һәм 15 ата-ана катнашты. Бәйрәмнең төп геройлары - «Фиксики» мультигыннан Симка һәм чара кунагы Клоун Леля иде. Симка һәм Леля белән балалар сихерләнгән мультиклар илендә булдылар. Пазллар җыйдылар, мультфильмнарның төп геройларының исемнәрен атадылар, лабиринт буйлап йөрделәр, картинада яшерелгән уенчыкларны эзләделәр, бәйрәмгә сихер салган тылсымчыны тоттылар. Чара «Миньоны» исемле мультфильм белән тәмамланды. Балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.
Заманча тормышны компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Алар кешегә эштә, күңел ачу, мәгариф һәм фәнни тикшеренүләрдә ярдәм итә.
Балаларга һәм яшүсмерләргә компьютерлар нәрсә белән файдалы булырга мөмкин?
2019 нчы елның 22 нче октябрендә "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында урта мәктәбе базасында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова тарафыннан «Куркынычлыкка чуму» мультфильмын күрсәтте.
Һичшиксез, көзнең иң тәмле һәм иң зур уңышы булып кабак санала, без аны безнең дәрестә кулланырга булдык. Кабак пәрәмәчләре пешердек.