60 елдан соң картлык башлана дип уйларга кирәкми-иҗат яңа тормыш борылышы өчен менә дигән стимул булырга мөмкин. Иҗади активлык өлкәннәргә иң мөһиме – тормыш көче һәм яшәү теләге бүләк итә. Яраткан эшләре белән шөгыльләнүче үрнәк әбиләр өчен яшь юк. Кызыклы шөгыль белән мавыгу аларга вакытны файдалы итеп үткәрергә, Начар уйлар уйламаска ярдәм итә. Дәресләрдә клуб әгъзалары бай тарихы һәм дөнья традицияләре булган кул эшләре төрләрен өйрәнәләр, шулай ук аның җитештерү техникасын үзләштерәләр. Алар үзләренең иҗади эшләре күргәзмәләрен оештыралар һәм бер-берләре арасында алган сәнгать күнекмәләре белән уртаклашалар. Клуб җитәкчесе Рәхимә Бабакулова октябрь аенда «Табигый материалдан эшләнмәләр» дигән чираттагы дәрес үткәрде. Пенсионерлар өчен иҗат белән шөгыльләнү-үз-үзеңне танып белү, стресстан һәм депрессиядән котылу, уңай эмоцияләр алу ысулы.
«Кул остазы" клубында катнашучылар иҗат озын гомер серләренең берсе дигән фикергә килә.