Балаларга яхшылык белән

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

23 октябрь көнне «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр янына кунакка яшьләр парламенты әгъзалары һәм Дәүләт Советы депутаты Тимергалиева Рузилә Равил кызы килделәр.  Актлар залында кунаклар күңелле һәм кызыклы мультфильм герое - аниматор катнашында искиткеч чара оештырдылар. Чараның икенче өлешен спорт залында үткәрделәр, анда балалар җитезлектә, тизлектә һәм командада эшли белүдә ярыштылар. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International