Балтач гимназиясе укучылары “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә кунакка килделәр

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Балтач гимназиясе укучылары “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә кунакка килделәр. Бүлекчә хезмәткәрләре балаларга бүлекчә буйлап экскурсия оештырдылар. Укучылар үз чиратында өлкәннәрне  үзләре әзерләгән музыкаль номерлар белән сөендерделәр. Нәниләрнең заманча биюләре, күңелле җырлары, шаян шигырьләре тернәкләнүчеләрне чиксез сөендерде. Балаларның һәрбер чыгышына юлланган алкышлар – балаларга өлкәннәрнең куанычлы рәхмәтләре булып яңгырады.

Әлеге уздырылган чаралар нәниләргә уңышлар, ә өлкәннәннәргә  алга таба яшәргә көч бирә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International