ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ника» яшьләр клубы активистлары, Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы ярдәме белән «Брейн-ринг» интеллектуаль уены үткәрделәр. 

«Таяну ноктасы» программасын тормышка ашыру кысаларында приют белгечләре өлкән яшьтәге балалар белән төркемле дәрес үткәрделәр

2019 елның  егерме алтынчы октябренда «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре Вафина Йолдыз, Мифтахова Гөлия җинаять - башкарма инспекциясенең өлкән инспекторы Фазылҗанов Айнур һәм өлкән психолог, эчке хезмәт майоры Газизова Гөлнара Файхинур кызы белән берлектә шартлы рәвештә хөкем ителгән балигъ булмаган балалары булган ата-аналар  белән «Низагъ булдырмау чаралары» темасына лекция үткәрделәр.

   Чутай авылында гомер итүче Галимҗанова Мөнәвәрә Фазылҗан  кызына  27 октябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Нөнәгәр авыл  җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, «Кызыл юл»  авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Фердинанд Хәйруллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар. 

 

 


27
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

нездышко» приютында Автомобильчеләр көнен күңелле итеп каршы алдылар. Бәйрәмгә багышланган клуб сәгатендә өлкән төркем балалары тәрбияче Светлана Игнатова белән автомобильнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, автомобиль төзелеше конструкторлары һәм дөньяда автомобильләр төзүнең төп этаплары турында белделәр, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.


26
октябрь, 2019 ел
шимбә

Картлар һәм инвалидлар өчен Алабуга интернат-йортында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Наил улы Котлыбаев хәйрия концерты уздырды.

26 октябрь көнне «Гнездышко» социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Көзге күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт чарасы оештырылды. Спорт ярышларында 13 бала катнашты. Әлеге чараның максаты - балаларны спорт уеннары аша сәламәт яшәү рәвешенә тарту.


25
октябрь, 2019 ел
җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  «Спортка - безнең хөрмәт!» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы

   22 октябрь 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр «Тозлы камырдан «Тәвә кошы»   ясау түгәрәге.

Түнтәр авылында яшәүче Муллагалиева Хәдичә Низаметдин кызына  25 октябрь көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү  бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт  авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, «Дуслык» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш икътисадчысы Илфат Закировлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар. 

 

 

  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International