Картлар һәм инвалидлар өчен Алабуга интернат-йортында хәйрия концерты

2019 елның 26 октябре, шимбә

Картлар һәм инвалидлар өчен Алабуга интернат-йортында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Наил улы Котлыбаев хәйрия концерты уздырды.

Рөстәм Наил улы - Татарстанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт академия опера һәм балет театры артисты.

Өлкән кешеләр үзләренә таныш һәм яраткан халык җырларын, эстрада романсларын һәм рус, совет, чит ил композиторлары әсәрләрен таң калып каршы алды. Концерт рус халык җыры «Живет моя отрада» белән башланып китте, аннары “Тормышта очрашу бары тик бер генә була”, Ян, ян, минем йолдызым” романслары яңгырады.

Концертта катнашучылар сугыш еллары җырларын (“Катюша”, “Мин Берлиннан кайта идем” һәм башка җырлар, романслар) ифрат зур илһамлану белән каршы алды һәм тыңлады.

Италия җырлары «Әйтегез әле, кызлар» һәм «O Sole Mio» тамашачылар өчен сюрприз булды. Кичә күңелне күтәрүче һәм дәрт бирүче рус халык җыры «Вдоль по Питерской» белән тәмамланды.

Интернат-йорт директоры Галина Калашникова монда яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр исеменнән Рөстәм Котлыбаевка шушы искиткеч концерты, өлкән кешеләргә менә дигән җырлар һәм күпләгән уңай тойгылар бүләк итүе өчен рәхмәт белдерде.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International