"Гнездышко» приютында Автомобильчеләр көнен күңелле итеп каршы алдылар. Бәйрәмгә багышланган клуб сәгатендә өлкән төркем балалары тәрбияче Светлана Игнатова белән автомобильнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, автомобиль төзелеше конструкторлары һәм дөньяда автомобильләр төзүнең төп этаплары турында белделәр, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Чараның максаты: танып-белү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү, илнең һәм дөньяның тарихи үткәненә хөрмәт тәрбияләү.