«Таяну ноктасы» программасын тормышка ашыру кысаларында приют белгечләре өлкән яшьтәге балалар белән «Заманча яшьләр модасы һәм сәламәтлек»дигән төркемле дәрес үткәрделәр. Әлеге дәреснең максаты: балаларны үсеп килүче буын сәламәтлеге өчен зыян яки файда күзлегеннән караганда модалы күренешләрне бәяләргә өйрәтү. Приют педагог-психологы Гөлназ Юнысова үткәргән анкета нәтиҗәсендә, аларның күбесенең бу мавыгуларга бәйле сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләр белмәве ачыкланды. Заманча мода сәламәтлек өчен нинди куркыныч тудырганын шәфкать туташы Рузилә Әхмәтҗанова сөйләде. Пирсинг һәм татуның кешенең алга таба социаль адаптациясенә ничек йогынты ясавы турында социаль педагог Гөлназ Ибраһимова тәфсилләп аңлатты. Ә өлкән төркем тәрбиячесе Ләйсән Тарасова әзерләгән кызыклы презентация һәм видеоролик ярдәмендә балалар яшьләр тенденциясенең аянычлы нәтиҗәләрен күрә алдылар һәм нәрсәгә китерәчәген аңладылар. Шулай итеп, бу дәрес эчтәлеге буенча бай булды, бер сулышта узды. Приютта тәрбияләнүчеләр белгечләрнең чыгышларын игътибар белән тыңладылар, фикер алышуларда катнаштылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Балалар учреждениесе белгечләре бу дәрес яшүсмерләрнең модалы хәрәкәткә мөнәсәбәтен үзгәртер дип ышаналар. Балалар үз сәламәтлекләре өчен мөмкин булган мавыгуларның җитди нәтиҗәләре турында игътибар белән уйлана һәм, бу мавыгуларга бәйле мәгълүмат булган очракта, «мода»дип аталган вакытлы уен өчен үз тышкы кыяфәтләрен үзгәртмәячәк.