Чутай авылында гомер итүче Галимҗанова Мөнәвәрә Фазылҗан кызына 27 октябрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Фердинанд Хәйруллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.