«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спортка - безнең хөрмәт!» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы

2019 елның 25 октябре, җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Спортка - безнең хөрмәт!» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәрәкәт активлыгын, эмоциональлеген, аралашучанлыгын, тормыш сыйфатын яхшырту иде.

Һәр кешенең тормышында иң зур байлык-сәламәтлек. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - ул физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Безнең чарада иң җитез, оста һәм көчле командалар исеме өчен «Спортчылар» һәм «Сау-сәламәт» җыелма командалары көч сынашты. Чара «Куып тот», «Максатка эләгү», «Бормалы йөгерү», «Күңелле хоккей» һәм башка күңелле спорт бәйгеләре һәм эстафеталар белән тулы иде.

Социаль хезмәт алучылар рәхәтләнеп уйнадылар. Биремнәрне үтәү вакытында катнашучылар үзләренең активлыкларын, зирәклекләрен һәм иҗади алымнарын күрсәттеләр. Ярышлар барышында дуслык җиңде!

Ярышлар мавыктыргыч һәм күңелле килеп чыкты, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды. Бу-чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды!

  Чарада 18 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International