26 октябрь көнне «Гнездышко» социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Көзге күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт чарасы оештырылды. Спорт ярышларында 13 бала катнашты. Әлеге чараның максаты - балаларны спорт уеннары аша сәламәт яшәү рәвешенә тарту.
«Күңелле стартлар» ның барлык ярышлары да көзге тематикага ия булды, ә табышмакларны аңлап, балалар киләсе эстафеталарның исемнәрен үзләре билгеләде.
Балалар зур дәрт белән үз тизлекләрен, чыдамлыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар финишка беренче булып килергә тырыштылар.