ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Көзге калейдоскоп» дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырылды. Чараның максаты: җылы, дустанә атмосфера, яхшы кәеф булдыру.

2019 елның 26 октябрь көнне «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Урман-күпкатлы йорт»дип исемләнгән дәрес-әңгәмә үткәрде. 

  Максат:

1. Балаларга урманның күп катлы турында, барлык үсемлекләр һәм хайваннар билгеле бер экологик урын алып торган һәм үзара тыгыз бәйләнешләрдә булганы (нинди дә булса звеноның юкка чыгуы башка буыннарның үлеменә китерә)  турында күзаллау бирергә .

2. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне аңлы рәвештә кулланырга өйрәтү.

3. Балалар сүзлеген баету

4. Табигатькә мәхәббәт, урманны саклау теләге  тәрбияләү.

“Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча мәгълүмати куркынычсызлыгын булдыру” технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Гөлнара Гыйззәтуллина 20 балигъ булмаган бала арасында «Дуслармы әллә френдлармы...» дигән төркемле дәрес уздырды. Максат: Интернеттан таныш булмаган кешеләр белән очрашканда куркынычлык турындагы мәсьәләне актуальләштерү, интернетта аралашу барышында потенциаль куркынычларны ачыкларга, аларны булдырмый калырга, ягъни челтәрдә үз коммуникацияңнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә өйрәтү.

Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм «ачык дөнья»дигән клуб эшли. Клуб эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе-балаларны төркем, уен эшчәнлеге шартларында социальләштерү һәм аларның иҗади үсеше.

«Тере чишмә» программасы кысаларында «Хыял» балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

2019 елның егерме бишенче октябрендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Мифтахова Гөлия һәм Заһидуллина Алия «Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен курчак терапиясе элементлары белән  «Әкияттә кунакта»  дип исемләнгән чара уздырдылар.

Арчаның «Өмет чаткысы»мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә Ләйлә Нуриәхмәтова эшче һөнәрләр елы кысаларында «Автомобильче көне» дип исемләнгән чара үткәрде

  Арча  балалар һәм яшүсмерләрне  тернәкләндерү үзәгендә чираттагы танып белү, сөйләм телен үстерү дәресе үткәрелде. Чара тәмле артикуляцион күнегүләр элементлары белән аралашып барды. 

2019 елның  28 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Җир планетасы хайваннары” дигән танып  – белү викторинасы  үтте.

Хезмәт буенча инструктор Биккинин А. И. җитәкчелегендә приютта столяр түгәрәге дәресләре узды. Балалар үз куллары белән Әниләр көненә бүләкләр ясадылар. Эш вакытында бер-берсенә ярдәм иттеләр, яндырып сызарга өйрәнделәр, яндыру аппараты белән эшләү күнекмәләрен үзләштерделәр. Нәтиҗә барысын да сөендерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International