2019 елның егерме алтынчы октябренда «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре Вафина Йолдыз, Мифтахова Гөлия җинаять - башкарма инспекциясенең өлкән инспекторы Фазылҗанов Айнур һәм өлкән психолог, эчке хезмәт майоры Газизова Гөлнара Файхинур кызы белән берлектә шартлы рәвештә хөкем ителгән балигъ булмаган балалары булган ата-аналар белән «Низагъ булдырмау чаралары» темасына лекция үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты: низаглы ситуацияләрне чишү ысулларын билгеләү, низагъны чишүнең оттырышсыз алты адымы белән танышу.
Чара ахырында шартлы рәвештә хөкем ителгән балигъ булмаган балалары булган ата-аналар " Сайларга вакыт» дигән видеоролик карадылар.