Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Көзге калейдоскоп» дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырылды. Чараның максаты: җылы, дустанә атмосфера, яхшы кәеф булдыру.
Көз ул – моңсулык, тоташ яңгырлар, болытлы һава дип әйтә күпчелек кеше, тик бу алай түгел. Көз үзенчә матур һәм кызыклы. Ул әле җанга рәхәт, йөрәккә җылылык бирә, тормышыбызга кабатланмас матурлык өсти уторган чор да булып тора! Бизәлгән залда бу көнне җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Чара алып баручының тантаналы сүзләре белән башланып китте. "Көз" дә үзен озак көттермәде һәм бәйрәмгә балалар янына килде. Өлкәннәр дә, балалар да бик теләп төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Әниләр «Фантлар» уенында катнаштылар, анда үзләренең музыкаль, артистлык һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Балаларга бигрәк тә «күлләвекне урап уз» уены аеруча ошады, алар резин итекләр киделәр һәм ясалган күлләвекләр аша сикерделәр. Алып баручылар көзге табышмаклар әйттеләр, ә табышмакларга җавап көзге сый-нигъмәт тутырылган кәрҗиннәрдә иде. Чара бик күңелле, мавыктыргыч узды, барлык катнашучыларга да бик күп шатлык һәм канәгатьлек китерде.