Дәрес-әңгәмә «Урман-күпкатлы йорт".

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 елның 26 октябрь көнне «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Урман-күпкатлы йорт»дип исемләнгән дәрес-әңгәмә үткәрде. 

  Максат:

1. Балаларга урманның күп катлы турында, барлык үсемлекләр һәм хайваннар билгеле бер экологик урын алып торган һәм үзара тыгыз бәйләнешләрдә булганы (нинди дә булса звеноның юкка чыгуы башка буыннарның үлеменә китерә)  турында күзаллау бирергә .

2. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне аңлы рәвештә кулланырга өйрәтү.

3. Балалар сүзлеген баету

4. Табигатькә мәхәббәт, урманны саклау теләге  тәрбияләү.

 

    Урман-безнең байлыгыбыз, аны сакларга һәм, әлбәттә, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

     Балалар Карт урманчы  белән бергә урманда булдылар, урман турында әңгәмә үткәрделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, күп катлы йортка  урнаштырдылар, мәкальләр искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр.

     Балалар бик күп яңалыклар белделәр, барлык биремнәрне дә яхшы үтәделәр

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International