«Әкияттә кунакта» КЦСОН "Тылсым"

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019 елның егерме бишенче октябрендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Мифтахова Гөлия һәм Заһидуллина Алия «Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен курчак терапиясе элементлары белән  «Әкияттә кунакта»  дип исемләнгән чара уздырдылар.

   Әлеге чараның максаты-балаларда хәтер һәм сөйләмне үстерү, рус халык әкиятләренең исемнәрен белү, балаларның «Теремок» әкияте персонажларын сөйләм, мимика, ишарәләр һәм гамәлләр белән тапшыра белүләрен формалаштыру. 

    Мондый чаралар балаларны үзара ярдәм, хөрмәт итергә һәм сабырлыкка өйрәтә. Балалар бергә кечкенә җиңүләргә шатланалар, уңышсызлык сәбәпләре турында фикер алышалар. Болар барысы да баланың ихтыяр көче өлкәсен үстерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International