Арча балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә чираттагы танып белү, сөйләм телен үстерү дәресе үткәрелде. Чара тәмле артикуляцион күнегүләр элементлары белән аралашып барды. Логопед Ганиева Лемара сүзләренә караганда, сөйләм бозылулары булган балаларга көзгеләр алдында берүк артикуляция күнегүләрен башкару авыр була, аларга процессны бераз төрләндерәләр. Чөнки артикуляция күнегүләре тавыш кую һәм артикуляция органнары әзерләү өчен генә түгел, шулай ук балаларда утыра белү һәм тыңлый белү сәләтен дә арттыра. Бу максатларга ирешү өчен икмәк таякчыклары һәм түгәрәк вак конфетлар,сушки кулландылар. Артикуляция күнегүләре уңышлы узды.