Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” «Автомобильче көне»

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы»мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә Ләйлә Нуриәхмәтова эшче һөнәрләр елы кысаларында «Автомобильче көне» дип исемләнгән чара үткәрде.

Балалар Россиядә беренче автомобиль төзүчеләр белән таныштылар һәм беренче автомобильләрне карадылар, беренче машина йөртү хокукларын кайчан бирүләрен һәм автомобиль номерларын урнаштыруларын белделәр. Дәрес ахырында балалар юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар һәм юлларда үз-үзеңне тоту тәртибен исләренә төшерделәр. Барлык катнашучылар да бик актив булдылар һәм бик теләп катнаштылар.

Тәрбияче сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштыра, аларда кызыксынучанлык һәм төрле һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International