“Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча мәгълүмати куркынычсызлыгын булдыру” технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Гөлнара Гыйззәтуллина 20 балигъ булмаган бала арасында «Дуслармы әллә френдлармы...» дигән төркемле дәрес уздырды. Максат: Интернеттан таныш булмаган кешеләр белән очрашканда куркынычлык турындагы мәсьәләне актуальләштерү, интернетта аралашу барышында потенциаль куркынычларны ачыкларга, аларны булдырмый калырга, ягъни челтәрдә үз коммуникацияңнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә өйрәтү.
Дәрес башында белгеч катнашучыларга виртуаль аралашуның уңай һәм тискәре якларын ачты, балалар очраша ала торган куркынычлар белән таныштырды.
Аннары катнашучылар 2-3 кешелек командаларга бүленделәр, аларның һәркайсы интернетта танышу тарихы һәм аңа кагылышлы сораулар белән карта алды (кейс). Төп герой алдында яңа онлайн танышы белән чынбарлыкта очрашу иясә очрашмау мәсьәләсе торды. Һәр төркем 10 минут эчендә ситуацияне тикшереп, биремнәрне үтәде.
Дәрес ахырында катнашучылар социаль челтәрләрдә аралашуның төп кагыйдәләренә өйрәнделәр.