ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Куркынычсызлык иленә сәяхәт» дигән интерактив чара узган.

    Балалар түземсезлек белән каникуллар башлануын көтәләр. Чөнки бу укудан, дәресләрдән котылу гына түгел, ә кунелле ял итү мөмкинлеге дә бит!
      Күптән көтелгән каникуллар җитүгә, безнең даими дусларыбыз - мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүче автоном коммерцияле булмаган «Изгелек җыючы» оешмасы 29 нчы октябрь көнне Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Автоботлар шоуы» дигән уен программасын күрсәттеләр. Программаның максаты-балаларда җаваплылык, бердәмлек, татулык хисен үстерү.

31 октябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре балалар китапханәсе оештырган «Әкият-fest Лукоморье" исемле театраль конкурста катнаштылар.

«Демография» милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча эш дәвам итә. Федераль проектның төп максаты -  өлкән яштәге гражданнар һәм инвалидлар тормышын лаеклы шартларда саклап калу һәм, мөмкинлекләренә карап, аларны актив тормышка кайтару.

     2019 елның 30 октябрендә Минзәлә районының «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләрнең Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән «Һөнәрләр Салават күпере» дигән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу оештырылды. Хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм җәлеп итүчәнлеге турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, аларның нечкәлекләрен, өстенлекләрен һәм перспективаларын белү максатыннан авыл китапханәчесе һөнәре белән танышу үткәрелде.

 "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә рус гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән "Борынгы чорга сәяхәт" дип исемләнгән фольклор утырмасы узды.

2019 елның  31 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Табигый характердагы ситуацияләр” дигән темага шөгыль булып узды.

         Вакыт алга бара, буыннар алмашына. Бер тарихи вакыйга урынына икенчесе килә, ләкин алар арасында, безнең көннәрдән бик ерак калса да, хәтердән югалтырга ярамаганнары бар.

 «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү белгечләре «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» һәм 66нчы янгын күзәтчелеге инспекторлары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган һәм  күп балалы гаиләләр, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә бушлай автоном янгын турында хәбәр иткечләр  урнаштыру буенча эшалып баралар. Әлеге чараның максаты -янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.

30 октябрь көнне Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендэ тәрбия мәктәбе технологиясе буенча дәрес уткәрелде. Чарага социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы, өйдә карау белән шөгыльләнүче гражданнар (сиделкалар) чакырылган иде. Дәресне ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшеры Вильданов.М.М. үткәрде. Марат Марс улы түшәктә ятып чирләүчеләрне ничек тәрбияләү, аларны киендерү, чишендерү тәртибен, тән тиреләрен, күзләрен, колакларын, борыннарын ничек чиста тоту турында бик кирәкле информация бирде.Шул ук вакытта фельдшер урын өстендэ ятып чирләүчеләрнең тәннэре бозылмасын өчен нинди чаралар үткәрергә кирэк икәнен аңлатты. Дәрес ахырында, Вильданов М.М. тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International