Тәрбия мәктәбе технологиясе

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

30 октябрь көнне Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендэ тәрбия мәктәбе технологиясе буенча дәрес уткәрелде. Чарага социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы, өйдә карау белән шөгыльләнүче гражданнар (сиделкалар) чакырылган иде. Дәресне ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшеры Вильданов.М.М. үткәрде. Марат Марс улы түшәктә ятып чирләүчеләрне ничек тәрбияләү, аларны киендерү, чишендерү тәртибен, тән тиреләрен, күзләрен, колакларын, борыннарын ничек чиста тоту турында бик кирәкле информация бирде.Шул ук вакытта фельдшер урын өстендэ ятып чирләүчеләрнең тәннэре бозылмасын өчен нинди чаралар үткәрергә кирэк икәнен аңлатты. Дәрес ахырында, Вильданов М.М. тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International