«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү белгечләре «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» һәм 66нчы янгын күзәтчелеге инспекторлары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган һәм күп балалы гаиләләр, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә бушлай автоном янгын турында хәбәр иткечләр урнаштыру буенча эшалып баралар. Әлеге чараның максаты -янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.
Автоном янгын турында хәбәр иткечләр эше датчик эшчәнлегеннән тора. Ул даими рәвештә өй эчендәге һаваны анализлый. Хәбәр иткеч корпусында махсус датчик урнашкан, аның аша һава йөри. Билгеләнгән нормалар артып киткән очракта, янгын турында хәбәр иткеч тавыш ярдәмендә сигнал бирә башлый.. Әлеге хәбәр иткечләр янгын чыганагын башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итәләр, бу очракта бинадан чыгып өлгерергә яки янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә мөмкин. Хәбәр иткечләр янгын чыккан беренче минуттынан ук эшли башлый, ә яңгыравыклы тавыш хәтта нык йоклаучыларны да уянырга мәҗбүр итә.
Автоном янгын турында хәбәриткечләр урнаштыру буенча эш дәвамитәчәк.