"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә рус гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән "Борынгы чорга сәяхәт" дип исемләнгән фольклор утырмасы узды.
Чараның максаты: рус милли мәдәниятенә, халык иҗатына, гореф-гадәтләргә, хөрмәт тәрбияләү һәм киләсе буыннарга тапшыру. Аралашу культурасын формалаштыру.
Рус гаиләсе борын-борыннан үз халкының традицияләрен, гаилә гореф-гадәтләрен зурлап хөрмәт итә. Аларның халык гореф-гадәтләре нигезендә рухиятне аңлау, ата-бабаларны искә алу, коллективлык, тынычлыкка, табигатькә мәхәббәт хисләре барлыкка килгән. Борынгы Русьның иҗтимагый тормышында мәҗүсилек диннәре, календарь бәйрәмнәре, гаилә гореф-гадәтләре фольклоры мөһим роль уйный. Традицияләр күптөрле булган саен, халык рухи яктан баерак була. Безнең заманда халык традицияләрен саклау, үстерү һәм торгызу көннән-көн актуальләшә бара.
Чараны алып баручы социаль хезмәт алучы Елена Стрижова, кунакчыл хуҗабикә, кунакларны шаян шигырьләр белән очрашуга чакырып, каршы алды. Аларны әби - бабайлары яшь булган чорга сәяхәткә чакырды. Барысы бергә аларның авыр тормышларын, күңелле кич утыру турындагы хикәяләрен, кул эшләре буенча осталыкларын камилләштерүләрен, җырлар, такмаклар белән ял итүләрен искә төшерделәр. Социаль хезмәт алучылар балаларына һәм оныкларына җырлаган үзләренең гаилә бишек җырлары белән уртаклаштылар. Хуҗабикәнең рус халкының милли гореф-гадәтләре, талантлы һөнәрче-осталары турында табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәре, гармунга кушылып җырлаган җырлар, «Гөрләвек», түгәрәк биюләре барлык катнашучыларны да борынгы фольклор дөньясына җәлеп итте.
Самовар, борынгы кул эшләре: тукымалар, бәйләнгән әйберләр күргәзмәсе катнашучыларга борынгы утырмаларны искә төшерде. Социаль хезмәт алучыларны чара барышына җәлеп итеп, аларның барлык инициативаларын хуплап, ярдәм итеп, утырма хуҗабикәсе Елена Стрижова үз ролен уңышлы үтәде.
Чарада 32 кеше катнашты.