ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 31 нче октябрендә Югары Утар балалар йортында тәрбияче Эзекова Э.Р.  гадәти булмаган ысул - «яфрак белән төшереп рәсем ясау ысулын» кулланып  шөгыль үткәрде.

         Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 2019 елның 30нчы октяберендә Балтач районының Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз»да гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту буенча  өйрәнүләр уздырылды.

Өйрәнүләр башлану алдыннан янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәр эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтте hәм сулыш органнарын аммиактан саклау әсбапларын ничек дөрес итеп кулланырга кирәклеген күрсәтеп китте.

Өйрәнүләр барышында барлык хезмәткәрләр дә сулыш органнарын саклау әсбапларын дөрес итеп киеп куллану тәртибен үзләштерделәр.  

 

 

Балаларның көз бәйрәме турында күзаллауларын гомумиләштерү максатыннан «Надежда» социаль приютында Көзге бал үткәрелде

«Өлкән буын» Федераль проектының - «Демография» милли проекты кысаларында Лениногорск муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне тәэмин итү буенча чаралар дәвам итә.

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 2019 елның 31 октяберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту буенча  өйрәнүләр уздырылды.

Өйрәнүләр башлану алдыннан янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәр тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтте hәм сулыш органнарын агулы газлардан саклау әсбапларын ничек дөрес итеп кулланырга кирәклеген күрсәтеп китте.

Өйрәнүләр барышында барлык хезмәткәрләр дә сулыш органнарын саклау әсбапларын дөрес итеп киеп куллану тәртибен үзләштерделәр.  

 

Хеллоуин - Россия халыкларының фольклор персонажларын искә алу, әкият геройлары турында искә алу өчен яхшы сәбәп. Бу идея белән «Здравушка» реабилитация үзәгенә КФУның физика факультеты волонтерлары килеп киттеләр. Алар балалар өчен Үлемсез Кощей һәм Убырлы карчык катнашында чын тамаша оештырдылар.

Студент-волонтерларның белемнәре аркасында, балаларга чын тылсымны күрсәтә алдылар. Тылсым-фәнни тәҗрибәләр шоу рәвешендә.

Һәр персонаж үз уены белән чыгыш ясады. Балалар өчен танылган әкиятләрнең мотивлары буенча кызыклы уеннар уйлап тапканнар. "Здравушка" да тәрбияләнүчеләр уеннарның мавыктыргыч сюжетыннан сокландылар һәм бик теләп катнаштылар.

Әти-әниләр персонажларның хәйләкәр ниятләрен чишәргә булыштылар. «Здравушка» да Хэллоуин бию һәм конкурсларсыз гына узмады. Чара ахырында барлык нәни катнашучылар да бүләккә әкиятләр язылган матур китаплар алды. Һәркем тылсымлы илдә булган маҗаралардан канәгать калды.

Барлык балалар да мультфильмнар ярата. Әмма беренче мультфильмны кем уйлап табуын бик азлар гына белә. Октябрь ахырында анимация көне билгеләп үтеде.  Бу темага "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә (Казан шәһәре) узган танып-белү чарасы булып узды.

Здравушка " да тәрбияләнүчеләр Мультфильмнар дөньясы буенча тулы бер сәяхәт ясадылар. Мультипликация серләре турында әңгәмә барышында балалар бик күп яңалыклар белделәр. Аларга мультфильмнар ничек ясалуы, аларның нинди булуы, персонажларның ничек җанлануы турында сөйләделәр.

Зур экранда балалар өчен иң беренче анимация күрсәтелде. Бу-рәссам уйлап табучы Эмиль Рейно эше. Быел беренче анимациягә 127 яшь тулды.

Балалар бик теләп рәссамнар хезмәте турында тыңладылар. Аниматорлар персонажның кулын күтәрә яки мыекларын селкетә алсын өчен дистәләгән кадрлар тудыра.

Чара ахырында балалар тавыш белән беренче төсле мультфильмнар карадылар.

Барысы да мультфильмнар дөньясына сәяхәттән канәгать калдылар.

 «Бузат чишмәсе» - Чиста су чыганагы, ул һәрвакыт чиста, чишмә суы белән дан тота. Бу уникаль табигать байлыгын саклау - мөһим эш. Әлеге проблеманы хәл итү өчен «Чиста чишмә» акциясе үткәрелде. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары  чишмә һәм аның тирә-ягын үләннәр, көнкүреш чүп-чарыннан, пластик шешәләрдән чистарттылар. Чишмәгә ярдәм итү - димәк, үз сәламәтлегеңә ярдәм итү, туган җиребезгә табигый байлыкларын саклап калырга булышу.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында " сак булыгыз грипп» дип исемләнгән әңгәмә узды»

2019 елның 30 октябрендә өлкән төркем тәрбияләнүчеләре сәяси репрессия корбаннарын искә алу акциясендә катнаштылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International