Вакыт алга бара, буыннар алмашына. Бер тарихи вакыйга урынына икенчесе килә, ләкин алар арасында, безнең көннәрдән бик ерак калса да, хәтердән югалтырга ярамаганнары бар.
XX нче гасырның 30 нчы елларында булган сәяси репрессияләр илебез елъязмаларының бер фаҗигале бите.
Бүгенге көндә Балык Бистәсе муниципаль районында 22 реабилитацияләнгән кешеләр яши һәм алар берсе дә игътибарсыз калмаячак.
30 нчы октябрь көнне, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Дәүләтяр улы Исмәгыйлов Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында яшәүче Тугашова Анна Владимир кызына һәм Сафина Нүрзидә Хафиз кызына район Башлыгы исеменнән тыныч тормыш теләп бүләкләр тапшырды.