2019 елның 31 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Табигый характердагы ситуацияләр” дигән темага шөгыль булып узды.
Шөгыльнең максаты булып балаларга төрле табигать катаклизмнары турында белемнәр бирү, саклану чараларын өйрәтү торды. Шөгыль презентация күрсәтү белән башланып китте, мәгълүматлар бирелде.
Әңгәмә үткәрелде, чара барышында профилактик чараларга тукталып үттеләр.
Шөгыль ахырында үткән материалга нәтиҗәләр ясалды. Чарада 15 кеше катнашты.