«Демография» милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча эш дәвам итә. Федераль проектның төп максаты - өлкән яштәге гражданнар һәм инвалидлар тормышын лаеклы шартларда саклап калу һәм, мөмкинлекләренә карап, аларны актив тормышка кайтару.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагылар, бигрәк тә ялгыз, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен социаль хезмәткәр бердәнбер терәк булып тора. Шуңа күрә социаль хезмәткәр хезмәте социаль хезмәтләр күрсәтү белән генә чикләнә алмый. Социаль хезмәткәр буларак социаль хезмәт алучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, активлыкны һәм рухи күтәренкелекне саклап калырга ярдәм итә.
Әйтик, социаль хезмәткәр Маматова Надежда Сергеевна инде күп еллар ялгыз яшәүче I группа инвалиды Гафурова Виктория Рафаил кызына өйдә социаль хезмәтләр күрсәтә. Социаль хезмәткәр Виктория Рафаил кызына физик күнегүләр ясарга, тренажерларда шөгыльләнергә ярдәм итә, бу исә аңа физик яктан актив калырга һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен артырырга мөмкинлек бирә. Виктория Рафаил кызы сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес туклану принципларын үтәргә омтыла, Надежда Семеновна тәмле һәм файдалы ризыклар пешерергә булыша. Виктория Рафаил кызы социаль хезмәткәр Маматова Надежда Семеновнага игътибарлы мөнәсәбәте өчен рәхмәт сүзләрен белдерә.