«Яңарыш» үзәге тәрбияләнүчеләре театр конкурсында катнаштылар.

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

31 октябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре балалар китапханәсе оештырган «Әкият-fest Лукоморье" исемле театраль конкурста катнаштылар. Хезмәткәрләр балалар белән берлектә декорацияләр әзерләделәр, музыкаль ярдәм сайладылар һәм "Песи йорты» әкиятенең фрагментын җентекләп өйрәнделәр.

Тамашачылар яшь талантларны бик җылы каршы алдылар, көчле алкышлар белән хупладылар.

Мондый чаралар мөмкинлекләре чикле балалар тормышын шатлык һәм көлү белән тулыландыра, аларның интеллектын үстерә, әкият геройлары мисалында авырлыктан курыкмаска, кыюлык һәм үз-үзенә ышанычсызлыкны җиңәргә өйрәтәләр, иҗади потенциалны һәм коммуникатив күнекмәләрне активлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International