ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Галләмова Чулпан яңа «Мультипсихометр» аппарат-программа психодиагностика комплексын кулланып, социаль хезмәт алучыга психодиагностика үткәрде.

Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында Наил хәзрәт социаль хезмәтләр алучылар белән рухи-әхлакый очрашу үткәрде.

«Җәлил картлар йортында» - «Уен терапиясе»  һәм  «Фребел  бүләге» - уен җыелмасын кулану

6 ноябрь көнне «Берёзка» инвалидлар тернәкләндерү Үзәгендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненэ багышланган«Конституция – закон, без барыбыз да аның буенча яшибез» дигән бәйрәм программасы уткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Гимны белән башланды.


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019нчы елның 7 ноябрь  көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Гыйлемханова Алсу Ринат кызы  җитәкчелегендә “Без  төрле hәм шунда безнең көчебез” дип исемләнгән кызыкчындыргыз чара уткәрелде.

2019 елның 7 ноябрендә Әтнә районының Ислейтар башлангыч мәктәбе базасында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мәдәният йорты белгечләре белән берлектә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган рәсем конкурсы үткәрделәр. Әлеге чарада исәптә торучы балигъ булмаганнар катнашты. Чара башында балалар Татарстан Республикасы Конституциясенең төп законнары белән таныштылар, республикабызның төп символларын искә төшерделәр, Конституциянең безнең республиканың төп законы икәнлеген, анда күпмилләтле халыкның хокуклары, гарантияләре һәм мәнфәгатьләрен яклау тасвирланган булуын белделәр. Барысы да үз хыялларын эшкә җигеп рәсем ясадылар. Бәйге дустанә атмосферада узды. Балалар бик теләп рәсемнәр ясадылар. Аларның иҗади эшләре матур һәм оригиналь килеп чыкты. Җиңүчеләргә һәм призерларга зур булмаган бүләкләр тапшырылды.

«Җәлил картлар һәм инвалидлар  йортында»- китапханә терапиясе технологиясе

Югары Ослан интернат-йортында "Волжанка" хоры чыгыш ясады

5 ноябрьдә «Берёзка» инвалидларны тернәкләндерү Үзәгендә «Юлны баручы җиңәр» дигән Бөгелмә шәһәренең һәвәскәр шагыйрәсе Людмила Геннадьевна Любимованын ижат кичэсе булды. Ул унбер шигъри җыентык авторы, шуларның алтысы – шәхси.

4 ноябрь көнне "Берёзка"инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә" Россиянең данлы уллары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чара Россия гимны белән башланып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International