6 ноябрь көнне «Берёзка» инвалидлар тернәкләндерү Үзәгендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненэ багышланган«Конституция – закон, без барыбыз да аның буенча яшибез» дигән бәйрәм программасы уткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Гимны белән башланды.
Китапханәче Дания Магсумовна Хисамова бэйрэмнең тарихы турында сөйләде һәм күрсәтте видеомәгълумәт. «Берёзка» инвалидлар тернәкләндерү Үзәгенең юристы Надежда Салаватовна Газизова Татарстан Республикасының Конституциясе турында җентекләп сөйләде, аерым статьяларга туктады һәм аларны анлатты..
Аннары «Мин – уз Республикамнын гражданины» дигән викторина уткәрелде. Ял итучелэр актив катнашты, сорауларга житез генә җавап бирделәр. Җиңүче Минибаева Любовь Алексеевна Түбән Камадан булды. Аңа баллы приз тапшырдылар.
Ял итучеләр баянчы Вәсил Хатилович Таһирҗанов белэн татар һәм рус халык җырлары башкардылар.
Алып баручы Дания Хисамова, кичәне тәмамлап, тагын бер тапкыр котлады катнашучыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, иминлек, мәхәббәт, теләде һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәм дискотека белэн тәмамланды.
Чарада 55 кеше катнашты.
.jpg)