Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында Наил хәзрәт социаль хезмәтләр алучылар белән рухи-әхлакый очрашу үткәрде. Әңгәмә барышында тормыштан мисаллар китерелде, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, җәбер-золымны кичерә белү, һәркем белән тыныч мөнәсәбәттә булу турында сөйләнде. Һәр кеше тормыш мәгънәсе, бу тормыш ни өчен бирелүе турында уйларга тиеш. Әхлакый, рухи, фәлсәфи фикерләр әңгәмә барышында кисешелде. "Уңышка ирешү өчен түгел, тормышның мәгънәсе булсын өчен омтыл", - дигән нәтиҗә ясарга кирэк.