2019нчы елның 7 ноябрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Гыйлемханова Алсу Ринат кызы җитәкчелегендә “Без төрле hәм шунда безнең көчебез” дип исемләнгән кызыкчындыргыз чара уткәрелде. Шөгылебездә 4 бала катнашты.
Шөгыльнең максатлары: үзебезнең рухи яктан да төрле булуыбызны, шунда безнең луны аңлатып-тулаемча, шул хиеләренә карата уңай hәм хөрмәтле караш формалаштыру, гуманлылык тәрбияләү. Узара актив hәм яхшы мөнәсәбәт аралашырга өйрәтү.
Балаларга шөгыль өчен кирәкле барлык материалда бирелгән иде: төрле халык курчаклары, дуслык турында төрлечә, матур рәсемнәр белән китаплар. Тәрбияче балаларга халыклар дуслыгы эмблемасын күрсәтте. Алга таба, кулларга тотынышып берләшергә hәм узара дус булырга тәкдим итте. Тәрбияченең сөйләм сүзләренә карап, куллар hәм бармаклар белән хәрәкәтләр эшләргә өйрәнделәр. Төрле интанациядә яңгыраган сөйләм сүзләренә дә карап, туп белән уйнарга өйрәнделәр. Россия гимнының музыкаль яңгырашы белән берлектә хәрәкәтләр ясауга да кызыксынуны үстерделәр. “Леопольд песи” дигән темага, пазллар белән кызыклы уен уйнадылар. Тәрбияче Леопольдның яхшылыкка өйрәтуенә басым ясап: “Балалар, әйдәгез, дус яшик” - дигән сүзләрне әйтеп үтте.
Балалар шактый гына уңай халәт алдылар, шөгыльдән бик тә канәгать булдылар. Безнең барыбызның да төрле, ләкин шунда безнең көчебез булуны, тулаемча кабул итәргә өйрәнделәр.