ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның  8 нояберендә   Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан  рәсем конкурсы  «Минем Россиям!»   дип исемләнгән чара үткәрелде.

5 ноябрь көнне Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Яр Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.

    2019 елның 8 ноябрендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиева Майшарәф Галимулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

7 ноябрь көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан , 1941 елда Кызыл мәйданда хәрби парад үткәрү көненә-Россиянең Хәрби дан көненә багышланган презентация күрсәтелде 

2019 елның 5 ноябрендә Чирмешән муниципаль районының дәүләт автоном «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» нда «Без бердәм» дип исемләнгән, «Халыклар бердәмлеге көне»нә багышланган музыкаль-уен программасы үткәрелде

2019 елның  8 ноябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Зарарлы гадәтләр турында файдалы сөйләшү” дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.

8 ноябрь көнне Зәй муниципаль районының ”Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, ТР Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен “Республика Конституциясе турында ниләр беләбез?” исемле чара узды.

08 нче ноябрь 2019 нче ел «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  "Хатын-кызның бала тудырганнан соң психоэмоциональ хәле. Бала тудырганнан соң депрессияне профилактикалау»  темасына багышланган гамәли дәрес үткәрде.

 

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан «Асылташ» СПДП Яр Чаллы шәһәренең мактаулы кешесе Дени Сергеевич Абрамашвили булып китте. Ул «Хозяюшка» йортчылык клубы чакыруы буенча килде, анда чираттагы дәрес Грузия кулинария традицияләренә багышланган иде.

«Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максаты белән ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы белән очраштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International