«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Мультипсихометр» һөнәри мөһим сыйфатларны комплекслы бәяләү чарасы буларак психодиагностика

2019 елның 8 ноябре, җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Галләмова Чулпан яңа «Мультипсихометр» аппарат-программа психодиагностика комплексын кулланып, социаль хезмәт алучыга психодиагностика үткәрде.

Психодиагностиканың максаты: профессиональ мөһим сыйфатларның, психологик һәм психофизик сыйфатларның киң спектрын һәм функциональ халәтнең характеристикаларын комплекслы бәяләү.

«Мультипсихометр» аппарат-программа психодиагностика комплексы һөнәри мөһим сыйфатларның, психологик һәм психофизиологик үзенчәлекләрнең киң спектрын үстерү дәрәҗәсен, һөнәр сайлаганда кандидатларның психологик халәтенә характеристикаларын комплекслы бәяләргә мөмкинлек бирә.

Һөнәри осталыкларын һәм кызыксынуларын аңлар өчен социаль хезмәт алучы Александр А. «Дифференциаль-диагностик сораштыру», «Кызыксыну картасы» тестларын узды. Нейропсихологик тикшеренүләр максаты белән «Координация» тесты узды – аңа светофорның стильләштерелгән сурәте күрсәтелде, тестлаштырылганның бурычы – төс сигналларына җавап бирү иде.  «Тремор статический», «Теппинг», «Четерекле күзәтү» тестлары узды.

Психодиагностика нәтиҗәләренә карап Александрга  киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International