5 ноябрьдә «Берёзка» инвалидларны тернәкләндерү Үзәгендә «Юлны баручы җиңәр» дигән Бөгелмә шәһәренең һәвәскәр шагыйрәсе Людмила Геннадьевна Любимованын ижат кичэсе булды. Ул унбер шигъри җыентык авторы, шуларның алтысы – шәхси.
Китапханәче Дания Хисамова аның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, аның җинел түгел тормышы турында сөйләде, бары тик 5 яшенннән йөри, ә инде 7 яшендә мәктәпкә керә. Аяклары хәлсез була, әмма ул йөри, ә менә куллары гел тыңламыйлар. Беренче сыйныфны тәмамлагач, аны мәктәптән чыгарырга телиләр, әммә Людмила җәйге каникулда ике куллап язарга өйрәнә.1974 елда мәктәпне тәмамлагач, ул укырга керә Казан кредит техникумына «Госбанк бухгалтеры» белгечлеге буенча, әммә белгечлеге буенча хезмәт итәргә урнаша алмаган. Алай да ул тик утыра торган кешеләрдән тугел, 15 ел парикмахерскийда кассир булып эшли, 5 ел - эшмәкәр базарда, 5 ел - сатучы булып чиркәү лавкасында. Барлык кыенлыкларга да карамастан, ул ДЦП – хөкем карары түгел, дип саный. Людмила Геннадьевна - кияүдә, кызы һәм улы бар, хәзер - әби, дүрт оныгы бар.
Сүз тәкъдим ителде кичәнен героена. Людмила Геннадьевна шигырьләрен яттан сөйләде, алар мәгънәви, бай мәгънәгә ия, күңел җылылыгы, тематикасы белән жәлеп итә. Бер җыентыгы аның «Берёзка» реабилитация үзәгенә багышлана. Китапханәче Дания Хисамова «Эниләр образы», Галина Саяхова – героебызның якташы - «Ярату» шигырьләрен укыдылар.
Үзешчән артистлар Светлана Толщикова, Михаил Максюткин үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр, Ольга Литвинова һәм Мария Черкасова Түбән Камадан шигырьләр сөйләделәр.
“Берёзка” тернәкләндерү Үзәгенең китапханәчесе Дания Хисамова, кичәне тамамлап, Людмила Геннадьевнага җылы очрашу өчен, аның иҗаты өчен зур рәхмәт белдерде, аңа нык сәламәтлек, игелек, мәхәббәт, бәхет, иҗади озын гомер теләде, истәлекле бүләк тапшырды һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Чарада 50 кеше катнашты.
.jpg)