"Россиянең данлыклы уллары»

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

4 ноябрь көнне "Берёзка"инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә" Россиянең данлы уллары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чара Россия гимны белән башланып китте.

         Китапханәче Дания Хисамова бәйрәм тарихы турында сөйләде һәм "Алга, Россия" җырына клип күрсәтте.

         Кичә халыкны һәм Ватанны саклап, үзләрен данлаган генераллар һәм солдатлар турында "Россиянең данлы уллары" викторинасы белән дәвам итте. Ял итүчеләр актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Түбән Камадан Ольга Литвинова җиңүче булды. Аңа татлы бүләк тапшырылды.          

Баянчы Фәнзәр Кыям улы Шиһапов аккомпанементы астында ял итүчеләр Россия халыклары җырларын башкардылар.

Алып баручы Дания Хисамова, кичәне тәмамлап, тагын бер кат җыелучыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады, барысына да нык сәламәтлек, күңел көрлеге, игелек һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде.

         Чарада  60 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International