Югары Ослан интернат-йортында "Волжанка" хоры чыгыш ясады

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә багышланган «Волжанка» ветераннар хоры бәйрәм концерты булды. Иҗат коллективының концерт программасы интернат-йортта яшәүчеләр өчен чын бүләк булды. Сәхнәдән Совет һәм Россия композиторларының танылган әсәрләре, рус халык җырлары, шулай ук хорда катнашучылар иҗат иткән шигырь һәм җырлар яңгырады.

Язмыш, тормыш мәгънәсе, туган як җылысы, кече ватан матурлыгы, мәхәббәт һәм бәхет, шулай ук хәрби буын кешеләренең авыр язмышына багышланган әсәрлә һәр тамашачының йөрәгендә урын тапты.

Интернат-йортта яшәүчеләр артистларга концерт программасы өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International