Әниләр көнен бәйрәм итмәгән бер генә ил дә юктыр. Россиядә, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә “Әниләр Көне!» бәйрәм ителә. Бәйрәмнең мәгънәсе - хатын-кызларга тиешле бәя бирү.
Веста “үзәге”нең социаль педагогы Хөснетдинова А. А. социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар арасында “Әнием кадерлем, синең белән җылылыкны тоям!» дип аталган чара үткәрде. Максат: әнигә карата сизгерлек, ярдәмчел, мәрхәмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү; мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗатларын тормышка ашыруга ярдәм итү.
Бәйрәм барышында балалар викторинада катнаштылар, иҗади биремнәр үтәделәр, кайгыртучан әниләр әзерләгән яраткан ашларын искә төшерделәр.
Соңыннан балалар үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар, анда иң изге теләкләрен яздылар.
Барысы да тормышта иң төп кеше - әни булуы белән килеште. Балалар үз әниләренә игътибарлы булырга, аңа ярдәм итәргә омтылырга һәм аны бары шатландырырга сүз бирделәр.