Бөгелмә приютында тәрбияләнүчеләр Татарстан рәссамнары күргәзмәсендә булдылар

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

     Шушы көннәрдә  Бөгелмә шәһәренең Ярослав Гашек исемендәге әдәби-мемориаль музеенда «Кышкы матурлык» дип аталган Татарстанның  көньяк-көнчыгыш төбәге рәссамнары күргәзмәсе үз ишеген ачып җибәрде. «Ялкын» балалар приютында тәрбияләнүчеләр дә бу хозурлыкны күрү бәхетенә ирештеләр. Күргәзмәдә пейзажларга төшерелгән кышкы табигать күренешләрен күрергә була. Биредә  Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче, яшь рәссамнарның остазы булган Олег Кульпинның,Яков Лукьяненконың пыяладан эшләнгән картинасы, Николай Осокин һәм барыбызга да билгеле булган Фәрит Газизуллинның, шулай ук Рөстәм Курамшинның һәм башка рәссамнарның да эшләре тупланган.Һәр рәссам кышның матурлыгын үзенчә тасвирлаган. Экскурсовод һәр картина турында шактый кызыклы мәгълүмат бирде.Ярослав Гашек  музее хезмәткәрләре күргәзмәне оештыру өчен бик зур эш башкарган. Балаларга бик тә ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International