2019 елның 27 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Минем күңелле, яңгырау тубым” дигән спорт – сәламәтлек чарасы үткәрделәр.
Аның максаты тизлекне, көчне, җитезлекне үстерү һәм иптәшлекне тәрбияләү.
Чара вакытында малайлар һәм кызлар туп белән разминка ясадылар, уйнадылар, ярыштылар һәм бер – беренә булыштылар.
Ә нинди генә туплар юк иде: төрле зурлыкта, җиңел һәм авыр, шома һәм рельефлы! Шулай ук тире, йон, чүпрәк һәм резина туплар турында да белем алдылар.
Чара күңелле һәм уңай үтте, балалар күтәренке кәефтә калдылар.