2019 елның 26 нчы ноябрендә “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә җиденче Бөтенрәсәй буенча барган “Тукта ВИЧ/СПИД” акциясе кысаларында мәгълүмат – белем алу характерында чара узды.
Акциянең максаты - авыру проблемасына игътибарны җәлеп итү, халыкка аның белән бәйле мәсьәләләр турында таныштыру иде. Тернәкләнүчеләр әлеге чарада ВИЧ-инфекция таралу юллары һәм аны дәвалауның һәм профилактикалауның нәтиҗәле ысуллары белән таныштылар. Шулай ук заманча диагностика ясап, авыру кешегә дөрес дәвалау ысулларын кулланып тулы тормыш алып бара алуы турында аңлатылды.