Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында ЛФК инструкторы Хасаншина А.Ф. ярдәме белән һәркөнне адаптив физкультура күнегүләре үтә.
Физик күнегүләр йогынтысында социаль ярдәм алучыларның физиологик процесслары активлаша, барлык органнар һәм системаларның эшчәнлеге яхшыра, сәламәтлеге ныгый.
Әлеге дәресләр мөмкинлекләре чикле булган өлкәннәргә хәрәкәт активлыгына булган ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, шәхси үсешне, сәламәтлекне ныгытырга һәм сакларга ярдәм итә.
Безнең өлкәннәребез тренажерларда бик теләп шөгыльләнәләр, шуның белән күңел күтәренкелеген һәм кәефләрен яхшырталар.